Лениногорскида ана капиталы акчаларыннан айлык түләүне 200 якын бала ала

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

Лениногорскида 3 яше тулмаган  198 баланың әти-әнисе ана капиталыннан айлык түләү ала.

Түләү җан башына айлык керем яшәү минимумы күләменнән ике тапкыр түбәнрәк булган гаиләләргә билгеләнә. Татарстанда бу сумма, ата-аналарның мәшгульлеге яки мөлкәте  исәпкә алынмыйча, аена бер кешегә 26 270 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта айлык түләү күләме гариза бирелгән вакытка яшәү төбәгендә балага бер яшәү минимумына тигез. 2024 елда республикада яшәүчеләр өчен ул - 12 741 сум.

 "Быелдан башлап түләү билгеләүне сорап мөрәҗәгать итү һәм айлык пособиене бала туган айдан башлап  алу  вакыты озайтылды. Айлык түләүне билгеләү турында гариза бала туган айдан соң алты ай эчендә бирелгән очракта пособие бала туган көннән билгеләнә. Гариза алты ай узганнан соң тапшырылса, айлык түләү мөрәҗәгать иткән айдан бирелә башлый, - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 Ана капиталы хисабыннан айлык түләү алу турында гаризаны СФР сайтында, Дәүләт хезмәтләре сайтында һәм Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең яки күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп яисә шәхси кабинет аша бирергә мөмкин. Һәр балага гариза аерым бирелә. Гариза тапшырганда,  документлар бирергә кирәкми, фонд бүлеге белгечләре ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында мөстәкыйль рәвештә барлык кирәкле мәгълүматларны соратып алачаклар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International