Россия Хезмәт министрлыгы тарафыннан инвалидларның өстенлекле объектлардан һәм хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеген бәяләү, халыкның инвалидлар проблемаларына мөнәсәбәтен бәяләү һәм гражданнарның инвалидларның күнекмәләрен, яхшы сыйфатларын һәм сәләтләрен тануын бәяләү максатында үткәрелгән онлайн-сораштыруда катнашырга тәкъдим итәбез.
Тәкъдим ителгән сорауларны игътибар белән укыгыз. Үз фикерегезгә туры килә торган җавапны сайлагыз. Сорауларның берсен дә җавапсыз калдырмавыгызны сорыйбыз. Без сезнең җавапларыгызның ачыктан-ачык һәм объектив булуына исәп тотабыз!
Сораштыруларга сылтамалар: https://pos.gosuslugi.ru/lkp/polls/449655/; https://pos.gosuslugi.ru/lkp/polls/450493/.