Бобоевлар гаиләсендә кыз һәм малай дөньяга килде, дип хәбәр итә Лениногорск ЗАГС бүлеге.
Хәзер алар гаиләсендә биш бала. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре гаиләне котлап, сабыйларның беренче документларын - туу турында таныклык тапшырдылар.
Сабыйлар бәхетле булып үссеннәр!