Көнкүрештә газ кулланучы халык бурычлы:

2024 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Йорт эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүгә шартнамәләрне үз вакытында төзергә. Газ приборларының, төтен чыгаргычларның һәм вентиляция каналларының төзек эшләвен күзәтергә.

Газ җиһазлары кабызылганчы һәм эшләгәндә төтен чыгаргычларда һәм вентиляция каналларында тартуны тикшерергә.

Вакыт-вакыт дымоходның «кесәсен» тикшерергә һәм чистартырга. Газ җиһазлары төзек булмаган очракта газ хуҗалыгы хезмәткәрләрен чакыртырга.

Газ бирү кинәт туктатылганда, кичекмәстән газ приборлары горелкалары краннарын ябарга һәм авария хәлендәге газ хезмәтенә 04 телефоны буенча хәбәр итәргә.

Фатирда газ исе барлыкка килсә, кичекмәстән газ приборларыннан файдалануны туктатырга, газ приборлары һәм приборларның үзләрендә булган краннарны ябарга, бинаны җилләтү өчен тәрәзәләрне яки форточкаларны ачарга.

Газсыз бинадан 04 телефоны буенча авария хәлендәге газ хезмәтен чакырырга.

Подвалда, подъездда, ишегалдында, урамда газ исе ачыкланганда:     

    саклык чаралары турында әйләнә-тирәдәгеләргә хәбәр итәргә;      

   газсыз урыннан авария хәлендәге газ хезмәтенә 04 телефоны буенча хәбәр итәргә;  

   газлы мохиттән кешеләрне чыгару буенча чаралар күрергә;        

    авария бригадасы килеп җиткәнче бинаны җилләтүне оештырырга.

Подвалларга һәм базга керү алдыннан ут кабынганчы газ исе юклыгына инанырга. Газүткәргечләрне һәм газ җиһазларын карау һәм ремонтлау өчен газ хуҗалыгы хезмәткәрләренең фатирларына, алар хезмәт таныклыкларын күрсәткәннән соң, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кертергә.

Кышкы вакытта төтен чыгару юлларының башлыкларын, аларның катуына һәм блоклануына юл куймау максатыннан, вакыт-вакыт тикшерергә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International