Аеклыкта – халык бәхете

2024 елның 11 сентябре, чәршәмбе

10 сентябрьдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Аеклыкта – халык бәхете» темасына очрашу үткәрде. Чараның максаты – өлкәннәрдә үз сәламәтлекләренә уңай караш һәм хәмер эчемлекләр кулланудан баш тартуга ныклы мотивация булдыру.

Чарада өлкән социаль хезмәтләр алучылар катнашты. Аларга хәмер куллануның тискәре нәтиҗәләре, аеклыкның уңай аспектлары турында сөйләделәр. Очрашуда катнашучылар фикер алыштылар, шәхси тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм белгечкә сораулар бирү мөмкинлеге алдылар.

Мондый очрашуларны киләчәктә дә уздырырга планлаштыралар. Алар һәр катнашучыга аек тормыш рәвешенең кыйммәтен аңларга һәм үз сәламәтлегенә уңай мөнәсәбәтне үстерергә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International