10 сентябрьдә Лениногорскида «Автосессия – 2024»автомобильче студентларның машина йөртү осталыгы республика конкурсының шәһәр этабы узды.
Конкурс Дәүләт юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе тарафыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ һәм «Лениногорск политехника көллияте»ДАҺБУ тарафыннан үткәрелде.
Әлеге чараның максаты: яшьләр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне ныгыту; югары уку йортлары студентларын һәм махсус урта уку йортларында укучыларны юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауда катнашуга җәлеп итү, яшь йөртүчеләрдә юлда җаваплылык хисе формалаштыру.
Катнашучыларга түбәндәге этапларны узарга кирәк иде: 1. «Автомобильне техник карау»; 2. «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр»; 3. "Фигуралы йөртү". Барлык этапларны узу нәтиҗәләре буенча җиңүче-политехник көллият командасы билгеләнде.