РЭҮ Татарстанда экспортка ярдәм итү инструментларын тәкъдир итә

2024 елның 10 сентябре, сишәмбе

Россия экспорт үзәге (ВЭБ.РФ) Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә экспортка юнәлтелгән бизнеска ярдәм итү инструментларын тәкъдир итә. Чара берьюлы ике илкүләм проект кысаларында тормышка ашырылачак: «Кече һәм урта эшкуарлык» һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт». 

Чара кысаларында РЭЦҮэкспертлары түбәндәгеләрне тәкъдим итәчәк: 

  • РЭҮ ярдәм юнәлешләре һәм  продукт портфеле, эксперт һәм финанс ярдәменең тулы спектрын, шулай ук экспортка дәүләт ярдәме инструментларын да кертеп; 
  • «Мой «Профессионалы экспорта» цифрлы платформасының мөмкинлекләре; 
  • «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерциягә карамаган микрокредит компаниясенең экспортны яклау үзәгенең мөмкин булган инструментлары; 
  • сорауларга җавап форматында консультацияләр уздырачаклар. 

Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Оештыручы булып Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Минем бизнес» үзәге тора. Чара 13 сентябрьдә, турыдан-туры, Бутлеров урамы, 4нче йорт адресы буенча узачак. 10:00 сәгатьтә башланачак.

Исегезгә төшерәбез, чит ил базарларында эш башларга теләүче яки планлаштыручы җитештерүчеләргә ярдәмне «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Минем бизнес»үзәге һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Экспортка ярдәм итү үзәге гамәлгә ашыра.  Хезмәтләрне һәм ярдәмне «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты буенча эшләнгән «Минем экспорт» цифрлы платформасында алырга мөмкин.

Эшкуарларга ярдәм итүнең актуаль чаралары турында мәгълүматны Татарстан Республикасында «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия номеры буенча алырга мөмкин: 8 (843) 524-90-90.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International