Бүген Лениногорскида хастаханәдә ятучылар һәм дәваланучылар тавыш бирде

2024 елның 8 сентябре, якшәмбе

Иртәнге 7дән Лениногорск хастаханәсе каршындагы 1810 вакытлы сайлау участогы үз эшен башлады.

🏥Үз гражданлык позициясен сәламәтлеге торышы буенча бүлекләрдә стационар дәвалануда булган гражданнар, шулай ук эш сменасында булган хезмәткәрләр һәм медиклар белдерә алды.

🏃 Иртә таңнан мөстәкыйль рәвештә йөри ала торган пациентлар сайлау участогына үзләре төштеләр.

Ятучы авырулар янына УИК әгъзалары тавыш бирү өчен күчерелмә әрҗәләр үзләре килделәр. Бүгенге көндә ике йөзгә якын пациент хастаханә бүлекләрендә дәвалана һәм аларның һәркайсы көн дәвамында тавыш бирә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International