Иске Шөгер авылындагы 1833 нче сайлау участогында бүген бәйрәм рухы хөкем сөрә. «Ак калфак» татар халык ансамбле беренчеләрдән булып тавыш бирде, алар сайлау участогына милли киемнәр киеп килделәр һәм авыл халкы өчен җырлар башкардылар.
Ансамбльнең җитәкчесе - Рәисә Сәрим кызы Бадыйкова, моннан 20 елдан артык элек Иске Шөгер мәдәният йортында «Ак калфак» ансамбле барлыкка килгән.
Сайлау участогына бердәм рәвештә күп балалы Хәмидуллиннар гаиләсе килде. Фирзәр белән Зәринә балаларын якты киләчәкләре өчен бергәләп тавыш бирергә алып килделәр. Иң кечесе Кәримгә әле бер ай да юк, әмма әтисе баланы кулына күтәреп алып килгән, бу киләчәк буынны патриотик тәрбияләүнең менә дигән үрнәге.