Бүген Лениногорск нефть техникумында урнашкан 1794 нче сайлау участогында шәһәребездә яшәүче туташны 18 яше тулу белән котладылар.
Екатерина Лабаевага бүген, 8 сентябрьдә, 18 яшь тулды, ул үзенең шәхси бәйрәмен бөтен республика өчен мөһим булган чара – Дәүләт Советына депутатлар сайлау белән берләштерергә карар кылды. Сайлау участогына Екатерина әнисе һәм әбисе белән килгән.
Сайлау комиссиясе әгъзалары Екатеринаны аеруча җылы каршы алдылар, чөнки ул беренче тапкыр шундый җитди аңлы сайлау ясый. Аны котларга район Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова да килде.
Екатерина Лабаева Лениногорск политехник көллиятенең өченче курсында бина һәм корылмаларны төзү һәм эксплуатацияләү белгечлеге буенча укый.