Лениногорск районында техникадан файдаланганда хокук бозуларны профилактикалау

2024 елның 6 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча бүлеге үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын, шулай ук юлдан тыш мототранспорт чараларын эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмау эшен дәвам итә.

Тикшерү барышында дәүләт теркәве, техниканы эксплуатацияләү нормалары һәм кагыйдәләре өлкәсендә гамәлдәге законнар таләпләрен бозулар ачыклана. Хокук бозучылар өчен административ җаваплылык чаралары каралган.

Сентябрь башыннан 11 берәмлек техника тикшерелде, эшләү кагыйдәләре һәм нормалары буенча кисәтүләр тракторчы-машинистларга телдән кисәтүләр белән җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International