Дәүләт янгын күзәтчелеге бүлегенә хезмәткәр кирәк

2024 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Лениногорск муниципаль районы буенча дәүләт янгын күзәтчелеге бүлегенә аттестацияләнгән офицер вазыйфасына хезмәткәр кирәк.

Кандидатка таләпләр: - хәрби хезмәткә яраклылык категориясе-А;

-югары техник, югары юридик яисә урта-махсус белем;

-хөкем ителгән булмау.

Дәүләт янгынга каршы хезмәте хезмәткәрләре берничә ташламадан файдалана, шул исәптән:

20 ел хезмәт иткәннән соң пенсиягә чыгу мөмкинлеге (шул ук вакытта уку вакыты шулай ук тиешле еллар хезмәтенә керә);

еллык һәм өстәмә түләүле отпусклар бирү; түләүсез медицина хезмәте күрсәтү, еллык һәм айлык акчалата премияләр.

Тулырак мәгълүмат алу өчен Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча УНД һәм ПР Баш идарәсенең Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: Лениногорск шәһәре, Агадуллин урамы, 14 йорт, яисә 7-41-52, 7-41-56, 7-41-58 телефоны буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International