Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган чаралар уздырдылар

2024 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Террорчылыкка каршы теләктәшлек көнендә "Логос" балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге тарафыннан чаралар сериясе уздырылды. 10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Логос» үзәге җитәкчесе Ога Ященко "Без террорга каршы. Куркынычсызлык дәресе" террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча чыгыш ясады.  

 Әлеге чара барышында яшьләргә террорчылык актларын булдырмау максатында уяулык күрсәтү зарурлыгына басым ясалды Ахырдан "Алтын Броня"фильмы күрсәтелде.

Алга таба "Логос" үзәге базасында педагог - психолог Анастасия Антипова террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган ел саен уздырыла торган "Тормыш тамчысы" Бөтенроссия акциясен уздырды.

Истәлекле дата уңаеннан «ЛМХПК»ДАҺБУ студентлары арасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча плакатлар конкурсы уздырылды.

Астафьева Кристина, Вәлиева Залина, Идиятуллина Альбина һәм Лапина Камилла җиңүчеләр булдылар. Нәтиҗәдә активистлар террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору буенча мәгълүмат белән буклетлар тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International