2 сентябрьдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан «Алма шашкасы»һәвәскәрләр турниры оештырылды.
Әлеге чара 2024 елның 5-15 сентябрендә уздырыла торган рус шашкасы буенча дөнья чемпионатына багышлап уздырылды.
Турнирда ведомствоара патронаж учетында торучы гаиләләр катнашты. Балаларның һәм ата-аналарның уртак ялын оештыру, гаилә бәйләнешләрен ныгыту, дустанә атмосфера булдыру - чараның төп максаты булды.
Турнирның үзенчәлеге шунда ки, катнашучылар гадәти шашка урынына ике төстәге алма кулландылар. Уен кызыклы һәм мавыктыргыч булды, барлык катнашучылар да канәгать калдылар.