Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының Лениногорск районына эш визиты

2024 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Агымдагы елның 3 сентябрендә Лениногорск районына эш визиты белән Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров килде.

Ул авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм фермер хуҗалыклары башлыклары белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Дмитрий Яшин һәм Рафаэль Фәттахов катнашты.

Киңәшмә барышында урып-җыю эшләрен оештыру, көзге чәчү, туфракны төп эшкәртү мәсьәләләре каралды, хуҗалыкларның сезонлы эшләрне башкару буенча техник потенциалы анализланды, терлек азыгы әзерләү, кышка әзерлек мәсьәләләренең җитдилеге һәм елның бу вакытына хас башка мәсьәләләр билгеләнде.

Министр авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт ярдәме чаралары турында аңлатмалар бирде, ул шулай ук аграрийларны борчыган сорауларга җаваплар бирде.

Урып-җыю эшләренең барышы белән танышканнан соң, Марат Җәббаров «Август-Лениногорск» ҖЧҖендә, Кошчылык фабрикасында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International