Роспотребнадзор Бөтенроссия "Сәламәтлек диктанты" үткәрәчәк

2024 елның 4 сентябре, чәршәмбе

16-21 сентябрьдә «Сәламәтлек диктанты»федераль белем бирү акциясе узачак. Чараның максаты-санитария-гигиена грамоталылыгын һәм сәламәт яшәү рәвеше нормаларын популярлаштыру.

Шәхси гигиенаның төп кагыйдәләре, сәламәт туклану һәм авыруларны профилактикалау буенча белемнәреңне тикшерәсең килсә, сине катнашырга чакырабыз!

"Сәламәтлек диктанты " көндезге форматта 16 сентябрьдә старт ала – аны Россиянең барлык 89 төбәгеннән өлкән сыйныф укучылары язачак. Шулай ук барлык теләүчеләр үз белемнәрен онлайн – Роспотребнадзор санщит.рус порталында текс узып тикшерә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International