3 сентябрьдә Лениногорск муниципаль районының "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Исаева Мария «Волонтер» ирекле үзәге волонтерлары белән берлектә «Беслан кайгысы кайтавазы»акциясе оештырды.
Чарада балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашты. Педагог, видеоролик күрсәтеп, балаларга 20 ел элек Беслан шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә булган фаҗига турында сөйләде.
Мәктәпне басып алу, күп кешенең, шул исәптән күп балаларның һәлак булуы турында белделәр. Чара шәһәр урамнарында халыкка «Террорчылык куркынычы» темасына буклетлар тарату белән тәмамланды.