8 сентябрьдә республикабызда Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узачак

2024 елның 3 сентябре, сишәмбе

Лениногорск районында сайлау участоклары 8 сентябрьдә 7:00 дән 20:00 гә кадәр эшләячәк. Лениногорск районында барысы 31 сайлау участогы + 1 вакытлыча, Лениногорск шәһәрендә 23 участок +1 вакытлыча.

Лениногорскилыларның яшәү урыннарындагы участокларда да, башка участокларда да тавыш бирү мөмкинлеге бар. Моның өчен 4 сентябрьгә кадәр МФЦга, «Госуслуги» порталына, территория яисә участок сайлау комиссиясенә тиешле гариза бирергә кирәк.

Моннан тыш, 2024 елның 8 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар белән бер үк вакытта шәһәрдә һәм өч авыл җирлегендә муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына өстәмә сайлаулар узачак.

«Лениногорск шәһәре " (15 нче бермандатлы сайлау округы буенча), 

"Яңа Иштирәк авыл җирлеге" (3 нче бермандатлы сайлау округы буенча),

«Сарабиккол авыл җирлеге» (6 нчы бермандатлы сайлау округы буенча), 

"Туктар-Урдаласы авыл җирлеге " (7 нче бермандатлы сайлау округы буенча).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International