Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан «Самовар янында утырулар»дигән чара оештырылган.
Әлеге чара «Буыннар элемтәсе» Бөтенроссия рухи-патриотик, социаль-экологик проектын һәм ведомствоара патронаж учетында торучы гаиләләр өчен Гаилә елын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Рус халык киемнәре кигән белгечләр кунакларга самавыр белән рус чәе эчү традицияләре, һәр гаиләгә көндәлек темалар һәм дулкынландыргыч мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен өстәл артына җыелуның мөһимлеге, мондый утырышларның гаилә әгъзаларын берләштерүе , авырлыкларны җиңәргә ярдәм итүе турында сөйләделәр.
Чәй эчкәндә әти-әниләр гаиләләрендә булган традицияләре һәм балачак хатирәләре белән уртаклаштылар.