Ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча Лениногорск районындагы бүлеге 135 кешегә инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсияләр билгеләде.
Түләүләр проактив форматта рәсмиләштерелде: гражданнарга гариза бирергә һәм раслаучы документлар бирергә туры килмәде. Пенсия билгеләү турындагы карарны СФРның Татарстан бүлеге инвалидларның Федераль реестры мәгълүматлары нигезендә кабул итә.
Бүлекчә белгечләре шулай ук бер мәртәбә бирелә торган акчалата түләүне (ЕДВ) актив рәвештә рәсмиләштерәләр. Әгәр пенсия алучы гражданинга инвалидлык рәсмиләштерелсә, билгеләнгән түләүгә автомат рәвештә ЕДВ билгеләнә.
"Инвалидлык буенча социаль һәм иминият пенсияләре Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге тарафыннан 5 эш көне дәвамында билгеләнә. Пенсия билгеләү турында хәбәрнамә дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка килә, әгәр кешедә андый хәбәр юк икән — мәгълүмат почта аша җибәрелә", - дип билгеләде Татарстан Республикасы буенча ОСФР идарәчесе Эдуард Вафин.
Әгәр гражданин СФРның Татарстан буенча бүлеге линиясе буенча нинди дә булса түләүләр ала икән, инвалидлык буенча пенсия китерү ысулы әлеге түләүләрдәге кебек булачак. Әгәр элек түләүләр булмаган икән, пенсия алу ысулын дәүләт хезмәтләре порталында яисә Татарстан Республикасы буенча СФР бүлегенең клиент хезмәтенә яки МФЦга мөрәҗәгать итеп сайларга кирәк булачак.
Сорауларыгыз булса, Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлекчәсенең Бердәм контакт-үзәге телефоны аша консультация ала аласыз: 8-800-1-00000-1.