Бүген муниципаль район мәктәпләренең ишекләре 8500дән артык бала өчен ачылды, шуларның 808е беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде. Һәр уку йортында шәһәрнең Мактаулы гражданнары, Лениногорск районы һәм шәһәре Советлары һәм башкарма комитетлары вәкилләре, шулай ук шәһәр һәм район Советлары депутатлары катнашты.
5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә юбилей линейкасы узды: уку йорты 70 еллык юбилеен билгеләп үтә!
5 нче урта мәктәп укучыларын котларга хөрмәтле кунаклар килде: ТР Цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов, «Охтин-Ойл» ЯАҖ генераль директоры Рөстәм Хөснетдинов, Лениногорск шәһәр прокуроры Алексей Панишев, Лениногорск муниципаль районы Башлыгы киңәшчесе Петр Гринь, мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатулин, хезмәт ветераннары, укучыларның ата-аналары һәм чыгарылыш сыйныф укучылары.
Тантаналы линейканы мәктәп директоры Галина Новичкова ачты. Ул барысын да яңа уку елы башлану һәм мәктәпнең юбилее белән котлады. Педагогик хезмәт ветераннарына рәхмәт сүзләре, укучыларга теләкләр белән мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов укучыларга һәм укытучыларга югары уңышлар, бик күп кызыклы очрашулар, ачышлар, белемнәр һәм билгеләнгән максатларга ирешүләрен теләде.
Бүген бишенче мәктәп бусагасын беренче тапкыр 40 беренче сыйныф укучысы атлады. Тантаналы мәктәп линейкасында алар беренче тапкыр шигырьләр укыдылар. Ә котлау сүзләрен чыгарылыш сыйныф укучылары дәвам итте.
Тантаналы программа әзерләнгән иде: югары сыйныф укучыларыннан, беренче сыйныф укучыларыннан һәм укытучылардан концерт номерлары яңгырады. Традиция буенча, тантаналы линейка яңа уку елында беренче кыңгырау белән тәмамланды.