Казанда бер үк вакытта 45 пар язылышты

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы көнендә Казанда бер үк вакытта 45 яшь пар никахларын теркәде. Алар «Казан»гаилә үзәге янындагы сәхнәдә никах балдаклары белән алмаштылар.

Чара Гаилә елы кысаларында узды. Яшь парларны алар өчен мөһим вакыйга белән туганнары һәм дуслары гына түгел, популяр артистлар да котлады.

Алар ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыевадан хәер-фатиха сүзләре ишеттеләр.

Бу вакыйга, һичшиксез, гаилә елының якты бизәге булды! Лениногорск шәһәреннән никахлашу тантанасында Галимов Дамир һәм Әһлиуллина Динара катнаштылар. Яшь парларның барысына да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм озын гомер телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International