Лениногорскида балалар сәнгать мәктәбенең икенче бинасын ачтылар

2024 елның 30 августы, җомга

Бүген Лениногорскида Булгаков урамында М. Х Хәертдинов исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең икенче бинасы ачылды, ул «Мәдәният»илкүләм проекты кысаларында ремонтланды.

Тантаналы ачылышта ТР цифрлаштыру министры Айрат Хәйруллин, Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова, мәктәп җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре, подрядчы оешма вәкилләре катнашты.

Сәнгать мәктәбенең Ленин проспектында бер бинасы бар инде, әмма мәктәп укучыларының һәм ата-аналарның кызыксынуы елдан-ел арта, шуңа күрә барлык теләүчеләрне сыйдыру өчен тагын бер бина ачу турында карар кабул ителде.

Бина 150 кешене сыйдыра, биредә сигез уку кабинеты булдырылган, беренче катта иркен күргәзмәләр залы һәм методика кабинеты ачылган.

Мәктәптә өстәмә белем бирүнең өч программасы буенча укыту алып барыла: рәсем сәнгате, декоратив-гамәли иҗат һәм дизайн. Моннан тыш, кече яшьтәге (5,5 яшьтән 8 яшькә кадәр) балалар өчен гомуми белем бирү программасы булдырылган. Мәктәптә барлыгы 900 гә якын кеше белем ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International