Татарстан Рәисе Лениногорск районының ике авыл җирлеге башлыкларына яңа автомобиль ачкычлары тапшырды

2024 елның 30 августы, җомга

29 августта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика муниципалитетлары арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә автомобиль ачкычлары тапшырды.

Тантана «Казан Экспо»Халыкара күргәзмә комплексы каршындагы мәйданчыкта узды. Тантана гадәттәгечә Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итүгә багышлана.

Яңа LADA Niva Travel автомобильләре ачкычларын Лениногорск районының Яңа Чыршылы һәм Сугышлы авыл җирлекләре башлыкларына тапшырдылар.

Барыннан да элек һәрберегезгә катлаулы көндәлек хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Без үз эшебездә һәрвакыт үзебезнең муниципаль берәмлекләргә таянабыз. Әлеге конкурсны уздыру дәверендә без 3,2 мең яңа автомобиль тапшырдык. Муниципаль хезмәткәрләр СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүдә актив катнашалар. Сугышчыларыбызны гуманитар ярдәм белән тәэмин итүдә зур хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Болар барысы да-ил җитәкчелеге куйган мөһим бурычлар", - дип ассызыклады ТР Рәисе.

Конкурс муниципаль берәмлекләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм авыл һәм шәһәр җирлекләрендә халыкның тормышын яхшырту максатында үткәрелә. Конкурста җиңүчеләр 100 автомобиль - 97 «Лада Нива Тревел» машинасы һәм 3 «Sollers Atlant»микроавтобусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International