Нәрсә ул наркомания?

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Наркомания-наркотик үзлекләре булган матдәләргә үзләрен исерек хәлгә китерү максаты белән тартылу ул.

Ә аннары нәрсә? Наркотик - тәмуг!!!

Сез наркотик әсирлегендә. Башта психик бәйлелек башлана, аннары организм наркотиклар тәэсирендә генә эшләргә җайлашканда физик бәйлелек үсә. Ул даими рәвештә яңа һәм күбрәк доза таләп итә. Ансыз газаплы хәл – ломка башлана.

Бу – наркомания дип атала торган каты авыру билгеләре. Наркоман тормышы-фильмнардагы кебек романтика түгел, ә үлем, кимсетү, югалту.

Наркотикларның төп зыяны шунда ки, алар сиздермичә генә эш итә, шунда ук бәйлелек һәм сынулар барлыкка килми, кеше элеккесеннән яхшырак күренә, чөнки ул даими рухи күтәрелештә һәм яхшы кәефтә; барысы да контроль астында һәм наркотикларның зарары наркотикларга каршы пропаганда тарафыннан бик нык арттырылган кебек тоела.

Тик болар барысы да вакытлыча гына. Элекке кыйммәтләр, тормыш максатлары һәм омтылышлары кирәксезгә әйләнә, чөнки наркотик-иң мөһиме. Кеше шәхес буларак деградацияләнә-наркотикларның баш мие һәм нерв системасы өчен зарарын бәяләп бетереп булмый, ул кире кайтарылмаслык һәм бик зур. Наркотиклар баш миенең төрле участокларындагы нейроннар эшен җимерә, шул исәптән хәтер, мантыйкый операцияләр өчен дә.

Кеше инде эшне башкарырга сәләтле түгел, ул еш кына гади әйберләрне һәм гамәлләрне оныта, үз-үзен үстерүгә һәм нормаль фикерләүгә сәләтле түгел. Хәзер белгәннәреңне дусларыңа сөйлә. Бәлки, син аларны үлемнән коткарырсың?

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International