Лениногорск комплекслы үзәгендә Россия флагы көненә багышланган акция узды

2024 елның 23 августы, җомга

22 августта Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре 5 нче социаль участокта «Минем Ватанымның өч төсе»дигән акция үткәрделәр.

Ул Россия флагы көненә багышланган иде. Чараның максаты-ватанпәрвәрлек һәм үз илең өчен горурлык хисе тәрбияләү.

Акция барышында белгечләр флагның дәүләтнең төп атрибутларының берсе булуы турында сөйләделәр. Шулай ук балаларны триколорның барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар һәм әләмдәге һәр төснең әһәмияте турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International