Бүген «Балерина» фонтанында «Минем Ватанымның өч төсе»Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Барысын да Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Риваль Сытдиков котлады, сәламәтлек, уңышлар һәм тыныч күк йөзе теләде.
Сәхнәдә вокаль коллективлар, шулай ук артистлар үзләренең номерларын тәкъдим иттеләр. Яшьләр үзәге брошкалар ясау буенча мастер-класс оештырды, Балалар иҗаты йорты Россия триколоры төшерелгән листовкалар һәм тасмалар таратты.
Шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт флагы тоткан яшь армиячеләр йөреше дә булды. Теләге булган һәркем Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган велоузышта катнаша алды.
Концерт бәйрәм рухында һәм бик яхшы кәефтә узды. Ул тагын бер тапкыр безнең зур күпмилләтле халык булуыбызны һәм безнең һәрберебез район, ил үсешенә үз өлешен кертүебезне искәртте.