Лениногорск районының Сугышлы авылында фельдшер-акушерлык пунктына капиталь ремонт ясау дәвам итә.
Бинада су, канализация, электр үткәргеч системалары, идәннәр, түшәм алыштырылган, ишекләр, яктырткычлар, кафель һәм санузел куелган, шулай ук стеналар буялган. Хәзерге вакытта җиһазлар китерү көтелә. Капиталь ремонт вакытында авыл халкына медицина ярдәме мәдәният йортының бер кабинетында күрсәтелә.
Проектны федераль бюджеттан финанслау "Сәламәтлек саклау" милли проектының "Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү"программасы ярдәмендә мөмкин булды.