Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р. Фазлыеваның 22.07.2024 № 42025-ЛФ йөкләмәсе нигезендә «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» (алга таба – АСИ) коммерциягә карамаган автономияле оешмасының инклюзив практикаларны Бөтенроссия сайлап алуын уздыру турындагы мөрәҗәгате буенча 2022 елның мартыннан «Барысы өчен дә ачык» инклюзив проектын гамәлгә ашыруы турында хәбәр итә.
Ул инвалидлык һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы мохит, хезмәтләр һәм сервислар булдыруга бизнесны җәлеп итүгә, инклюзиядә яңа технологияләр эзләүгә һәм тиражлауга юнәлдерелгән.
Әлеге сайлап алуны уздыру кысаларында агымдагы елның 30 сентябренә кадәр «Смартек» платформасында гаризалар кабул итү оештырыла.