Бүген 13 нче ТИҮ микрорайонында яшәүчеләр өчен Ишегалды бәйрәме оештырылды, анда цифрлаштыру министры Айрат Хәйруллин катнашты.
Лениногорскилылар өчен бәйрәм концерты, сәүдә оештырылды, яшь лениногорскилылар үзләре ясаган әйберләрне саттылар. Айрат Хәйруллин микрорайонда яшәүчеләрне якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлады, шулай ук дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Риваль Сытдиков өч актив кешегә актив тормыш позицияләре өчен Лениногорск районы Советының Рәхмәт хатларын тапшырды. 13 нче санлы ТИҮ рәисе Ирина Трищанкова шулай ук микрорайонда яшәүче актив хатын Тамара Авдеевага истәлекле бүләк тапшырды. Ул ишегалды бәйрәмнәрен бер тапкыр да калдырмаган һәм 12 сентябрьдә аңа 85 яшь тула.
Шулай ук «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында Данияр Садыйков, Иван Глухов һәм Кирилл Бутянов мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар алдылар.