Лениногорскида милли проект кысаларында күперне реконструкцияләү дәвам итә

2024 елның 21 августы, чәршәмбе

Лениногорскида 4 апрельдән Камышлы елгасы аша Октябрь урамындагы күперне тулысынча реконструкцияләү башланды, ремонт эшләре «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында башкарыла.

Күпер программага гражданнарның шәхси кабул итүләрдә, Халык контроле системасы һәм социаль челтәрләр аша күпсанлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә кертелде. Бүгенге көндә күпер урынына яңа суүткәргеч торба төзелде, аның тирә-ягы төзекләндерелде һәм җәяүлеләр тротуарлары төзелде. Эшләр вакытында күпер буенча хәрәкәт туктатылды, әмма вакытлыча уңайсызлыкларга карамастан, күперне реконструкцияләү юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген һәм уңайлылыгын тәэмин итү өчен кирәкле чара булып тора.

Эшләр тәмамланганнан соң күпер ышанычлырак һәм куркынычсызрак булачак, бу шәһәрдә транспорт вәзгыятен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Асфальт җәю һәм тротуар төзү, яр буйларын һәм юл кырыйларын ныгыту эшләре башкарылган инде.

Әлеге эшләр подрядчысы «Строймонтаж-Сервис» ҖЧҖ, участок озынлыгы 70 П.М. күперне файдалануга тапшыру вакыты – 2024 елның сентябрь ахыры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International