Бүген Лениногорск районында 24 нче авыл җирлегендә халык җыеннары тәмамланды, соңгы куст очрашуы Писмән һәм Ивановка авыл җирлекләре өчен Подлесный поселогының КФҮндә узды.
Очрашуларда Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, башлык киңәшчесе Петр Гринь, җирлек башлыклары, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләре, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, район Советы депутатлары катнашты. Авыл халкы авыл тормышында катнашучы оешма җитәкчеләре белән турыдан-туры аралашты, район җитәкчелегенә сораулар бирде.
Лениногорск районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Тимаков сигез ай йомгаклары буенча Лениногорск районының социаль-икътисади үсеше, шулай ук алдагы чорга планнар турында сөйләде, барлык җирлек башлыклары үз җирлекләренең социаль-икътисади үсеше турында сөйләделәр.
Гражданнар җыеннарында барлыгы 1000нән артык авыл кешесе катнашты.
Авыл кешеләреннән килгән барлык проблемалы мәсьәләләр контрольгә һәм эшкә алынды. Алар урамнарны яктыртуга, җәяүлеләр һәм автомобиль күперләрен ремонтлауга, суүткәргечләрне һәм су линияләрен реконструкцияләүгә, юлларны ремонтлауга һәм башка мөһим мәсьәләләргә кагыла.