Күп балалы гаиләгә канцелярия кирәк-яраклары җыелмасы белән портфель тапшырылды

2024 елның 20 августы, сишәмбе

Ел саен Белем көне алдыннан «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»республика акциясе уза.

Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләренең әлеге инициативада катнашуы күркәм традициягә әверелде.  

Канцелярия кирәк-яраклары җыелмасы белән портфель гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль хезмәт күрсәтүче күпбалалы гаиләгә тапшырылды.  

Булачак беренче сыйныф укучысы портфельнең эчен кызыксынып караган арада, әнисе ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.  

Әлеге портфель матди ярдәм генә түгел, ә үсеп килүче буын турында кайгырту символы да булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International