Көнкүреш электр приборларын кулланганда янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләре

2024 елның 20 августы, сишәмбе

Электр приборларын куллану буенча куркынычсызлык чаралары:

Электр приборларын паспорт белешмәләре һәм җитештерүче заводның техник документлары нигезендә эксплуатацияләргә кирәк. Моннан тыш, мондый көнкүреш электр приборларын сатып алганда сатучыларның әлеге төр товарның сертификаты һәм янгын куркынычсызлыгы сертификаты булуына игътибар итәргә кирәк.

Зыян күргән розеткалардан файдалану куркыныч икәнен дә онытырга ярамый, электр җылыту приборларын, тукымаларны һәм башка яну материаллары белән капларга ярамый.

Электр приборлары яна башласа (мәсәлән: үтүк, телевизор) башта аларны сүндерергә кирәк. 

Теләсә нинди гадәттән тыш хәл килеп чыкканда ашыгыч рәвештә 01 телефоны буенча (112 кесә телефоны буенча) коткару хезмәтенә шалтыратырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International