Лениногорскиның Картлар һәм инвалидлар интернат-йортына Курск өлкәсеннән килделәр

2024 елның 19 августы, дүшәмбе

Лениногорскиның Картлар һәм инвалидлар интернат-йортына Курск өлкәсеннән килгән халыкны каршы алдылар.

Татарстан Республикасының Лениногорск һәм Нурлат муниципаль районнарында Курск өлкәсендә яшәүче 20 өлкән кешене кабул иттеләр.

Өлкәннәрне юлда  социаль белгечләр һәм башка тармак хезмәткәрләре озата барды. 

Лениногорскиның Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова  да булды. Ул Курс өлкәсеннән килгән өлкәннәр белән аралашты, аларның хәле һәм ихтыяҗлары турында сорады. Өлкәннәр биредә тиешле ярдәмне һәм социаль хезмәтләрне алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International