16 августта Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Болговлар Эдуард белән Аринаның никахлашуын теркәү тантанасы булды.
Яшь пар өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле булды – алар юбилейлы, 2024 елда 300 нче пары булдылар, бу яшь гаилә өчен көтелмәгән күңелле вакыйга булды.
Яшь пар гадәттәгечә никахлашу турындагы акт язмасына үз имзаларын куйды. ЗАГС хезмәткәрләре яңа өйләнешүчеләрне яңа гаилә тууы белән котладылар һәм беренче гаилә документын – никахлашу турында таныклык тапшырдылар.