87 яшьлек өлкән яшьтәге хатын өйдә ялгызы гына булган, телефонга ир - ат шалтыраткан һәм үзен тикшерүче дип таныштырган.
"Сезнең кызыгыз авырлы хатын зыян күргән авариядә гаепле булды. Хәзер аңа үзәк район хастаханәсендә операция ясаячаклар, ә менә хатын-кыз хәлендә бала төшерүе ихтимал. Әгәр дә сез кызыгызны җинаять җаваплылыгына тартуларын, ә аннары төрмәгә утыртуларын теләмисез икән, зыян күрүче алдында гаебен капларга һәм аңа акча рәвешендә мораль җәрәхәтне кайтарырга кирәк – 800 мең сум кирәк», - дигән.
Шуннан соң тикшерүче трубканы кызына биргән, ул өзек тавыш белән закон хезмәткәренең сүзләрен раслый һәм әнисеннән өйдә булган бөтен акчаны җыюын сорый.
Бу хәлләрдән куркып аптырап калган ана бөтен акчасын җыеп, билгесез иргә тапшырган. Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының "Мошенниклык"159 маддәсенең 3 нче бүлегендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы бүлеге гражданнарны чираттагы тапкыр уяу булырга чакыра! Бу хакта әниләрегез, әтиләрегез белән сөйләшегез, аларга бу куркыныч хәлне кабат-кабат аңлатыгыз.