Узган атнада Лениногорск халкы 9 млн. сумнан артык акча югалткан 2003 елда туган егетне телефон мошенниклары акчаларын «куркынычсыз» счетка күчерергә мәҗбүр итәләр.
Зыян күрүчегә ир-ат шалтыраткан, үзен банк хезмәткәре дип таныштырган һәм билгесез кешеләр аның акчаларын урларга тырышалар, дип хәбәр иткән.
Мошенник үз корбанын акчаларын «куркынычсыз счетка» күчерергә күндерә, янәсе ул акчаларны урлаудан саклау өчен булдырылган.
Аннары 445 000 сумлык кредит рәсмиләштерергә күндерә Хәзерге вакытта әлеге фактлар буенча РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсенең 4нче өлеше «мошенниклык»та каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эшләре кузгатылган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге гражданнарга мөрәҗәгать итә!
Онытмагыз!!! Әгәр сезгә банклар, Россия Үзәк банкы, финанс оешмалары яки хокук саклау органнары, кәрәзле компания хезмәткәрләре шалтыраталар һәм үзләрен таныштыралар икән-кичекмәстән әңгәмәне өзегез!
Исегездә тотыгыз!!! «Куркынычсыз счетлар " юк! «Акча саклау өчен акча күчерү " хезмәте юк!