Бүген мэриянең утырышлар залында «Эшлекле дүшәмбе»атналык киңәшмәсе узды. Киңәшмә полиция башлыгы урынбасары (җәмәгать тәртибен саклау буенча) Андрей Иваньчинның узган атнадагы оператив вәзгыять турындагы докладыннан башланды.
Лениногорск халкы зур суммаларны мошенниклар счетына күчерүдән туктамый. "Хәзерге дөньяда алар төрле формада эш итә алалар: «приз оту» тәкъдиме белән телефоннан шалтыратулардан алып интернет-мошенниклыкка кадәр, корбанны электрон почта яки социаль челтәрләр аша алдыйлар. Шикле тәкъдимнәргә игътибарлы булу һәм беркайчан да билгесез затларга шәхси мәгълүматларны тапшырмау мөһим. Әгәр сезне алдарга тырышуларын аңласагыз, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итү һәм булган хәл турында хәбәр итү яхшырак", - дип билгеләде Андрей Иваньчин.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин хәбәр иткәнчә, Лениногорск районында яңа уку елы башлануга мәктәпләрне, балалар бакчаларын һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрен кабул итү башланды. Барлык бәяләү чаралары 16 августка кадәр тәмамланачак.
Соңыннан алдагы атнага бурычлар куелды: гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшне көчәйтергә, мөрәҗәгатьләргә һәм шикаятьләргә тиз җавап бирергә, гуманитар ярдәм җыюны дәвам итәргә, алдагы чараларга – Шәһәр көненә, Республика көненә, нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә, шулай ук Белем көненә әзерләнергә.