Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге Лениногорск үзәк район хастаханәсе белән берлектә «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыруны дәвам итә.
Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина учреждениеләренә диспансерлаштыру, скрининглар һәм диспансер күзәтүе узу өчен махсус автотранспортта китерәләр. Профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансеризация үткәрү өчен 2024 елга өлкән яшьтәге 1524 гражданны китерү планлаштырыла. Бүгенге көнгә 1040 кеше китерелгән, бу планның 70% тәшкил итә.