Бүген Казанда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренә автотранспорт тапшыру тантанасы узды. Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәеновка шәһәрдә пассажирлар йөртүне җайга салу өчен җиде яңа заманча ГАЗель автомобиле ачкычы тапшырылды.
Бүгенге көндә шәһәр буенча маршрутларны яңарту өчен берничә оештыру мәсьәләсен хәл итү таләп ителә: барлык кирәкле документларны рәсмиләштерү, шоферлар эзләү, әлеге эшчәнлек төрен субсидияләү.
Лениногорск районында яшәүчеләрдән бераз түземлек сорыйбыз.
Транспортның эшли башлавы һәм графигы турында массакүләм мәгълүмат чараларында, рәсми сайтта һәм социаль челтәрләрдә алдан хәбәр ителәчәк.
Бүген 10 муниципаль берәмлек - Түбән Кама, Яшел Үзән, Әлмәт, Алабуга, Баулы, Лениногорск, Нурлат, Зәй, Минзәлә һәм Бөгелмәгә 40 автобус тапшырылды.