Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли бүлегендә Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге утырышы узды. Анда район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова һәм бүлек әгъзалары катнашты.
Җыелганнар алдында Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге җитәкчесе Ләйсән Шәмсуарова чыгыш ясады. Ул җирле бүлекчә эшчәнлеге һәм 2024 елга планнар белән таныштырды.
Мөһим эшләр арасында татар халкының мәдәниятен үстерүгә һәм туган телне өйрәнүгә кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән төрле чаралар, конкурслар үткәрү бар.
Район авылларында «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы филиалларының эшчәнлеген активлаштыру буенча эш көтелә. “Ак калфак " эше турында җирле бүлек җитәкчесе Таслимә Рафикова җентекләп сөйләде.
Шулай ук яшьләр белән эш дәвам итәчәк, бу юнәлеш өчен җаваплы итеп Регина Гыйззәтуллина билгеләнде.