Лениногорск районы башлыгы II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медален һәм сугыш хәрәкәтләре ветераны таныклыгын тапшырды

2023 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Бүген мэриядә Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов МХОда катнашучыларга II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медален һәм сугыш хәрәкәтләре ветераны таныклыгын тапшырды.

Медаль махсус хәрби операциядә катнашучы Лениногорск егете Илфат Мияссаровка тапшырылды. Россия Федерациясе Оборона министрлыгы боерыгын Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы хәрби комиссары Рөстәм Мисбахов укыды.

Илфатка 22 яшь, ул Зеленая Роща авылында туган, аннары алар гаиләсе белән Лениногорскка күченгәннәр. Армиядә хезмәт иткәндә махсус хәрби операция башлана. Илфат МХО зонасына китә, анда техниканы һәм объектларны саклау буенча хәрби бурычны үти. Хәзерге вакытта ул үзмәшгуль буларак теркәлгән, үз бизнесын алып бара.

Сугыш хәрәкәтләре ветераны таныклыкларын элеккеге контрактчылар– Борис Борисов, Рубин Нуретдинов, Әнвәр Галимов, Андрей Алеткин алды. Аларның хатыннарына чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.

Рәгать Галиәгзам улы махсус операция вакытында күрсәткән батырлык һәм кыюлыклары өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерде. Барысына да сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International