Гаилә тормышы дәресләре

2023 елның 16 мае, сишәмбе

2023 елның 15 маенда Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 2 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары белән очрашу узды.

«Гаилә белеме» курсы кысаларында гаилә кыйммәтләре, гражданлык хәле актларын язу органнары тарихы, демографик күрсәткечләр, шулай ук бүлек функцияләре турында кызыклы дәрес үткәрелде. Балалар биредә гражданлык хәле актларының нинди төрләре теркәлүен, архивның ничек формалашуын, никах шартларының нинди булуын белделәр.

Очрашу әңгәмә рәвешендә узды,  укучылар сораулар бирделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International