Социаль контракт Лениногорскида яшәүче хатын кызга үз эшен ачарга ярдәм итте

2023 елның 3 мае, чәршәмбе

"Демография" милли проекты кысаларында социаль контракт теләге булганнарга үз эшләрен ачарга ярдәм итә.

Лениногорскида яшәүче Елена Б.бик катлаулы тормыш хәлендә була. Бервакыт, социаль челтәрләрне ачып, социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәме кебек ярдәм чарасы барлыгын белә. Шунда ук Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләренә мәгълүматны төгәлләү өчен мөрәҗәгать итә. Аңа дәүләт социаль ярдәмен рәсмиләштерү мөмкинлеге һәм тәртибе турында җентекле аңлатмалар бирелә.

- Мин гариза бирдем, үзмәшгуль буларак теркәлдем һәм заказ буенча пешерү һәм тортлар ясау белән шөгыльләнә башладым. Башта куркыныч та, авыр да булды, ләкин хәзер мин мондый мөмкинлек өчен бик рәхмәтле, чөнки социаль контракт ярдәмендә мин яраткан эшемне башкарам. Әлегә социаль контракт төзергә батырчылык итмәгән яки аның мөмкинлегенә шикләнгән һәркемгә әйтергә телим-озак уйланырга кирәкми! Комфорт зонасыннан чыгу һәрвакыт куркыныч, ләкин аннан башка беркайчан да алга бармаячаксыз, - дип билгеләп үтте Елена.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International