Бүген Лениногорски районы Башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Риваль Сытдиков, «Бәкер» шифаханәсе директоры Наил Шәйхетдинов, шулай ук шәһәрнең яшьләр оешмалары Җиңүнең 78 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» акциясендә катнаштылар.
Ленин исемендәге скверда территориясендә барлыгы 20 алма агачы утыртыла, ә 29 апрельдә Добролюбов урамындагы паркта 40 миләш утыртылды.
Искәртеп узабыз, «Хәтер бакчасы» Халыкара акциясен оештыручылар булып «Җиңү волонтерлары» һәм табигый ресурслар министрлыгы, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы, Президент грантлары фонды һәм «Экология»милли проекты ярдәме белән җиңү полководецлары истәлеге фонды тора.
«Хәтер бакчасы» акциясе Лениногорск районы территориясендә дәвам итәчәк.