26 апрельдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Урдала авылы социаль хезмәткәрләре «Татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан» клуб утырышы үткәрделәр. Чара татар халкының мәдәни - тарихи мирасын саклау һәм рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен үзләштерү максатында уздырылды.
Утырышны өлкән яшьтәге гражданнар белән волонтерлар һәм җирле клуб хезмәткәрләре белән берлектә үткәрделәр.