26 апрельдә "Сәламәтлек - модалы!" темасына "Бердәмлек" грант проекты чарасы узды.
Чара квест тибы буенча уздырылды. Максаты: сәламәт яшәү рәвеше, зарарлы гадәтләрдән һәм бәйлелектән аңлы рәвештә баш тартуга мотивация формалаштыру. Чарада катнашучылар төрле станция биремнәрен үтәделәр, ЗОЖ буенча сорауларга җавап бирделәр, рәсем ясадылар, табышмаклар чиштеләр, спорт уеннары уйнадылар. Чараның ахырында грамоталар, Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Мәгълүмат өчен: чара Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен грант конкурсы контекстында грант проекты кысаларында үткәрелде.