Лениногорскида шәһәр һәм район Советларының уртак сессиясе узды

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгат Хөсәенов рәислегендә Лениногорск район һәм шәһәр Советларының чираттагы уртак сессиясе узды.

Беренче булып депутатлар «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге һәм Татарстан Республикасы Лениногорск шәһәре муниципаль берәмлеге уставларына үзгәрешләр кертү проектларын кабул иттеләр. Алар федераль һәм республика законнарына үзгәрешләр кертү сәбәпле эшләнгән һәм сессиягә чыгарылган.

Бу хакта район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков хәбәр итте.

"Кертелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр Уставларны гамәлдәге федераль законнарга туры китерергә мөмкинлек бирә», - дип билгеләп үтте ул.

2023 елның 10 апреленнән 9 маена кадәр территориаль сайлау комиссияләре тарафыннан участок сайлау комиссияләре әгъзалыгына кандидатлар буенча тәкъдимнәр кабул итү һәм участок сайлау комиссияләре составлары резервына кертү гамәлгә ашырыла. Участок сайлау комиссияләре әгъзалары итеп билгеләү, сайлау участокларының участок комиссияләре составы резервына кертү өчен кандидатлар тәкъдим итү турында шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова сөйләде.

Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы Лениногорск шәһәре муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен шәһәр төзелеше зоналаштыру картасына үзгәрешләр кертү турында архитектура бүлегенең баш белгече Ольга Глухова хәбәр итте.

Утырыш көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International