26 апрельдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Зилә Мөдәррисова Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган «Туган тел-Тукай теле»дигән интеллектуаль уен үткәрде.
Чара башында оештыручы туган тел көненең әһәмияте, Габдулла Тукайның туган көнендә бәйрәм итү традициясе турында сөйләде.
Аннары шагыйрьнең авыр язмышын һәм аның иҗатын искә төшерделәр, шагыйрь әсәрләреннән өзекләр укыдылар, “Син Тукайны хәтерлисеңме? чарасында язучының әкиятләре һәм шигырьләре исемнәре искә төшерелергә тиеш иде. Чара рус һәм татар телләрендә "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.